Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Депутат хәйрия акциясенә кушылды

Инвалидлар ункөнлеге башлану алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов мөмкинлекләре чикләнгән зәйлеләргә “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” район газеталарын яздырды.

Күркәм традиция буенча, депутатыбыз Олег Викторович 2024 елның беренче яртыеллыгы өчен дә “Подписка бүләк ит!” акциясендә катнашты. Газеталарга язылу квитанцияләре «Зәй-информ» редакциясендә тантаналы шартларда район сукырлар җәмгыятенә тапшырылды. Редакциябезгә кунакка килгән Мария Костюченко, Любовь Герасимова, Илгизәр Илдарханов депутат бүләген сөенеп кабул иттеләр.


– Без сезгә “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарына язылу квитанцияләрен бик шатланып тапшырабыз. Олег Викторовичка күп еллар дәвамында традиция буенча язылу кампаниясендә катнашуы, район халкының билгеле бер категориясенә газеталар алу мөмкинлеге тудырганы өчен рәхмәт белдерәбез, – диде “Зәй-информ” җитәкчесе Александр Исаков.


– Олег Викторович безгә һәрвакыт игътибарлы булды. Без депутатыбызга шәфкатьлелеге һәм ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, ул безгә берничә ел дәвамында газеталарга язылу бүләк итә. Бүгенге көндә районда физик мөмкинлекләре чикле 215 кеше исәпләнә, алар игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ. Без үзебезнең район газеталарын уку мөмкинлеге тудырылуына бик шат. Газе таларыбызда укучылар өчен иң актуаль мәгълүмат бирелә, алардан без район һәм республиканың иң мөһим вакыйгалары турында беләбез, - диде Мария Костюченко.


Хәйрия акциясе дәвам итә, аңа башка җитәкчеләр, эшмәкәрләр, депутатлар да актив рәвештә кушылыр дип уйлыйбыз. Өлкән буын кешеләре кәгазь вариантта мәгълүмат алырга күнеккәннәр, бу турыда онытмагыз. 1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге башлану сәбәпле теләгән һәр кеше аларга район газеталарына язылу бүләк итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев