Зәйнең “Застава” клубы тәрбияләнүчеләре армия кул сугышы буенча беренчелектә катнаштылар
Яңалыклар

Зәйнең “Застава” клубы тәрбияләнүчеләре армия кул сугышы буенча беренчелектә катнаштылар

Безнең Тимур Акатьев ярышта икенче урын алды.

25 мартта Чаллы шәһәрендә 12нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында армия кул сугышы буенча «Ватан уллары» төбәк үзәгенең ачык шәхси беренчелеге узды. Ул “Росгвардия”нең махсус билгеләнештәге 26нчы отряд хәрбие Руслан Галләмов истәлегенә багышланды. Ул узган елның 11 мартында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Армия кул сугышы - ул күпсанлы сугыш спорты төрләрен үзенә берләштергән универсаль юнәлеш. Монда кул, аяк, баш — кешенең бөтен физик мөмкинлекләре дә эшкә җигелә. Шул ук вакытта ирекле көрәш алымнарын да файдаланырга ярый. Әлеге спорт төре югары тизлек белән популярлык казана. Әлеге юнәлешнең саклану алымнары да иң гадиләрдән һәм шул ук вакытта нәтиҗәлеләрдән исәпләнә.

Ярышларда 11-17 яшьлек 100дән артык спортчы катнашты. Зәйдән беренчелектә биш кеше үзен сынады. Алар Антон Миронов җитәкчелегендә армия кул сугышы белән шөгыльләнәләр. Безнең Тимур Акатьев үз үлчәү һәм яшь категориясендә икенче урынны алды.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән


Нет комментариев