Моннан 80 ел элек - 1943 елның 18 гыйнварында Ленинград блокадасын өзү тарихка халкыбызның ныклыгы һәм патриотизмы буларак кереп калды.
18 гыйнварда Шлиссельбург астындагы 1нче эшче поселогы читендә Ленинград фронтының 123нче укчылар бригадасы Волхов фронтының 372нче дивизиясе частьлары белән тоташа. Шул ук көнне Шлиссельбург һәм Ладога күленең көньяк ярлары тулысынча азат ителә.
Төн уртасында радио аша блокаданың өзелүе турында хәбәр бирелә. Шәһәрлеләр шатланып урамнарга чыга башлый. Бөтен Ленинград флаглар белән бизәлгән була.
Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан “Космос” кинотеатрында татар гимназиясе укучылары белән чара үткәрелде. Укучыларга блокадада калган Ленинградның батыр халкы, өч ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерүчеләр турында сүз булды.
Соңыннан укучылар “Африка” фильмын карады. Бу тирән эчтәлекле фильм коточкыч блокада шартларында исән калган гаилә турында. Тамашачыга хәтта шундый авыр шартларда да игелек, дуслык һәм бер-береңә ярдәм итү кебек кешелеклелек сыйфатлары турында сөйли.
Фото "Космос" киноучреждениесеннән.
Нет комментариев