28 апрельдә үзәк китапханәдә Сөенеч Галимованың «Матурлык тудыручы рәссам» дип исемләнгән картиналарының шәхси күргәзмәсе ачылды.
Рәссам белән очрашуга рәсем сәнгатенә мөкиббән кешеләр җыелды. Чара башланганчы кунаклар зал буйлап йөреп, күргәзмәне карап, фикерләр алмашып, картиналарның сюжетлары турында фикер алыштылар.
Күргәзмәдә рәссамның майлы рәсем сәнгате техникасында башкарган 40 картинасы тәкъдим ителә. Останың картиналарына карап, аларда ничә якты буяу барлыгын күрергә була! Сөенеч ханым үзен пейзаж, этюдларда сынап карый, ләкин яраткан рәсемнәре - натюрмортларга туктала.
Күргәзмәне ачу тантанасында Сөенеч Нигъмәтҗан кызы картиналар язу тарихы, үзенең иҗади юлы турында сөйләде. Күргәзмәне ачу тантанасында туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, рәссамнар катнашты.
Чарада рәссамга карата җылы сүзләр яңгырады, анда катнашучылар күргәзмә турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Китапханә коллективы Сөенеч Галимовага шәхси күргәзмәсен оештырган өчен, рәхмәт белдерде, сәламәтлек, кызыклы иҗади ниятләр һәм аларның уңышлы тормышка ашуын һәм алга таба уңышлар теләде.
Әгәр дә сез искиткеч сәнгать дөньясына чумарга, талантлы рәссамның иҗаты белән танышырга телисез икән, сезне үзәк китапханәгә - күргәзмәгә чакыралар.
Фотолар үзәк китапханәдән
Нет комментариев