Зәйнең яшь көрәшчеләре көндәшләренә бил бирми
Яңалыклар

Зәйнең яшь көрәшчеләре көндәшләренә бил бирми

20 майда Зәйнең “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры үтте.

Ул СССРның спорт мастеры Илсур Минһаҗев истәлегенә багышлап үткәрелде. Турнирда республиканың ун районыннан 150дән артык спортчы катнашты. “Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр анда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз үлчәү авырлыкларында Җәмил Ибраһимов, Евгений Бутаков, Глеб Спирин беренче урыннарны алдылар. Аларның тренерлары Айрат Минһаҗев, Илсур Зыятдинов Анатолий Терентьев. Тагын 9ар көрәшче егет икенче, өченче урыннарны алдылар.

Фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев