Һәр ел фасылы үзенчә матур. Җәй — елның иң эссе вакыты. Җәен җылы кояш нурлары җирне иркәлиләр. Җәй көне табигать бик матур була. Бакчаларда җиләкләр пешәләр, яшелчәләр үсә. Болыннарда хуш исле чәчәкләр үсәләр. Бөтен тирә-юнь чәчәккә күмелә. Җәй көне без рәхәтләнеп ял итәбез, елгада су коенабыз, кояшта кызынабыз, дуслар белән җиләккә, гөмбәгә йөрибез. Шуңа күрә һәр җәйне сагынып көтәбез.
«Алтынчәч» балалар бакчасына йөрүче балалар да җәй көнен бик күңелле үткәрәләр. Һәр көн алар ниндидер эзләнүлэр, бәйрәмнәр, күел ачу чаралары үткәрәләр. Бүген бакчада Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен каршылап, тәрбиячеләр балалар белән гаилә турында әңгәмәләр үткәрделәр, һәр бала үзенең әти-әнисе, әби-бабасы, апалары, абыйлары турында сөйләделәр. Һәр төркемдә үзенчәлекле гаилә бәйрәменең символикасы ромашка чәчәкләре ясадылар. Ирина Валентиновна беренче кечкенәләр төркеме балалары белән ромашкалар кисеп фоторамка ясадылар, кич балаларны алырга килгән әти-әниләр бик теләп фотога төштеләр. Зурлар төркеме балалары иртән үзләре ясаган ромашкалар белән әти-әниләрне каршы алып бәйрәм белән котладылар. Көндез әниләрне, әбиләрне чакырып спорт ярышлары үткәрдек. Ярышларда биш команда катнашты. Алар Ахтямзяновлар Данир, Самир әниләре белән, Ахметзянова Ясминә әбисе белән, Варламов Ролан әнисе белән, Федотов Роман әбисе белән, Кабиров Ратмир әнисе белән. Командалар төрле ярышларда катнашып көч сынаштылар. Нәтиҗәдә барлык командада тигез балл җыйды, һәм безнең дуслык җиңде. Соңыннан командаларга бакча мөдире Ләйлә Наиловна җиңүче грамоталары тапшырды. Бәйрәм бик матур үтте.
Нет комментариев