Зәйлеләр  йөзү буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады
Яңалыклар

Зәйлеләр йөзү буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады

14-15 апрельдә Минзәлә шәһәрендә Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды.

Ярышта "Зәй" спорт мәктәбе укучылары катнашты. Руслана Минеева 100 метр брасс дистанциясендә - II, Никита Богомазов 400 метр комплекслы йөзү, 200 метр комплекслы йөзү, 100 метр брасс дистанцияләрендә - II, шулай ук Никита Богомазов 200 метр брасс дистанциясендә - III, Илья Можаров 200 метр баттерфляй, 100 метр ирекле стиль дистанцияләрендә – III, Ләйлә Йосыпова - 400 метр дистанциядә III урыннарны яуладылар. Спорчыларның тренеры – Рәйсә Галимова.

Фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев