Терлек азыгы әзерләүчеләр алдында 17 көн эчендә 6 мең гектарда печән җыю бурычы тора.
Кичә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов азык әзерләү техникасын тикшерү комиссиясен җитәкләде.
Быел, алдагы еллардагы кебек үк, Зәй районы Татарстанда язгы кыр эшләре буенча алда бара. Ләкин өч көнгә сузылган салкыннар уңышка тискәре тәэсир итте. 18, 19 майда печән чабу эшенә керешергә тиешләр иде. Салкыннар үләннәрнең үсүен тоткарлады.

-Кызганычка каршы, 8-10 градуска кадәр төшкән салкыннар, Зәй кырларына да тәэсир итте. «Агросила» холдингы белгечләре исәпләвенчә, якынча 1300 гектарда яңадан чәчү эшләре башкарырга туры киләчәк. Бу эшне без шушы көннәрдә, дым булган вакытта эшләргә уйлыйбыз. Бераз яңгырлар явып үтүе өстәмә азык алу өчен уңай нәтиҗә бирә, шуның аркасында стресс кичергән арпа чәчүлекләре күз алдында яхшыра. Көзге культуралар, шул исәптән көнбагыш, кукуруз зыян күрмәгән, – дип билгеләп үтте район башлыгы Разиф Кәримов.
Түбән температуралар люцернаның үсешен туктатты. Белгечләр фаразлавынча, урып-җыю өчен иң яхшы вакыт - бутонизация чорында. Люцернаның бутонизацияләү чоры якынча 25 майда башланыр дип көтелә. Нәкъ шушы вакытта механизаторлар урып-җыюга керешәчәкләр. Алар алдында катлаулы бурыч тора. 17 көн эчендә - 6 мең гектар люцернаны чабып алу. Беренче чабу чоры - бу сыйфатлы азык алу өчен иң кулай вакыт. Соңга кала башласаң, азыкның төсе начарлана, печәннең сыйфаты югала.
-Сез барыгыз да үз эшегезнең осталары, узган ел билгеләнгән срокларда сыйфатлы азык җыйдыгыз, хезмәтегез өчен рәхмәт! Быел да сезнең эшегездән югары нәтиҗәләр көтәбез, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев.
Хезмәт хакын күтәрү механизаторларга яхшырак эшләү өчен этәргеч булып тора. Узган ел белән чагыштырганда терлек азыгы әзерләү чорына хезмәт хакы 25 процентка артачак. Апрельдә механизаторларның уртача хезмәт хакы 47 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Нет комментариев