Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсендә катнаштылар

Бүген бөтен ил буйлап вакансияләр ярминкәсе бара.

«Россиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» дип аталган Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе федераль этабы кысаларында шәһәрнең мәшгульлек үзәгендә эш эзләүчеләргә күп төрле вакансияләр тәкъдим ителде.

Ярминкәдә «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ, «Зәй шикәре» АҖ, «Зәй крекеры» , Зәй элеваторы, «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы, электр челтәре компаниясе, мәгариф, яшьләр эшләре идарәсеннән барлыгы 798 эш урыны тәкъдим ителде. Анда эш эзләүчеләргә сайлау мөмкинлекләре зур иде.

— Безнең район мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә 45 кеше тора. Ә базабызда оешма-предприятиеләр тәкъдим итә торган эш урыннары — 665. Бу саннарга караганда, эшләргә, хезмәт итәргә теләгән һәркемгә күңеленә хуш килгән эш сайларга мөмкинлек бар. Без эшкә урнаштыруны сорап килгән һәркемгә ярдәм итәргә әзер, — ди мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева.

Шулай ук бүгенге ярминкәдә район хәрби комиссариаты вәкилләре дә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр белән килешү төзү максатында катнаштылар. Биредә хезмәт итү шартлары, түләү мәсьәләләре турында тулы аңлатма бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев