Зәйгә эш сәфәре белән икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде
Яңалыклар

Зәйгә эш сәфәре белән икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде

Бүген Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде.

Министрны район башлыгы Разиф Кәримов каршы алды һәм озата йөри. Визит «Яшел Үзән» махсус икътисади зонасында булудан башланды, анда министрны территориянең хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары, шулай ук резидентлар эшчәнлеге белән таныштыралар.

Исегезгә төшерәбез, Зәй районында «Яшел Үзән» МИЗ 2025 елда төзелде. Бүгенге көндә биредә үз проектларын инвестицияләренең гомуми күләме 7 миллиард сумнан артык булган дүрт резидент гамәлгә ашыра. Алар арасында -биоашламалар, сорбентлар, фармацевтика субстанцияләре җитештерү һәм техник культураларны тирәнтен эшкәртү предприятиеләре.

Шулай ук визит кысаларында район предприятиеләре җитәкчеләре катнашында эш төркеме утырышы планлаштырылган, анда муниципалитетның икътисади үсеше һәм инвестицион потенциалы мәсьәләләре каралачак.

 


Нет комментариев