Зәйдә халыкны РФ Дәүләт Думасы депутаты кабул итте
Бүген Зәйдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин гражданнарны кабул итте.
Шәхси сораулар буенча сайлаучылары белән депутат хакимият бинасында очрашты. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган дип исәпләнүче ир-егетнең хатыны да бар иде. Ул үз иренең язмышын белү өчен, хәрби госпитальләр һәм медицина учреждениеләреннән хәбәр алуны оештыруда ярдәм сорады.
Айдар Метшин бу мәсьәләнең бик мөһим булуын ассызыклап, хәрбине эзләүдә ярдәм итүне үз контроленә алачагын белдерде.
Шулай ук «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Людмила Симонова депутатка, үзәктәге чараларны үткәрү өчен ясалма Яңа ел чыршысы, Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнары сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Депутат бу сорауны урында ук хәл итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев