Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә укучылар белән ничек җинаять корбаны булмаска дигән темага сөйләштеләр

26 гыйнварда Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр үзәгенең социаль педагогы һәм психологы “Энергетик” Мәдәният сараенда “Ничек җинаять корбаны булмаска?” дигән темага 2нче мәктәп укучылары белән профилактик сәгать уздырдылар.

Әлеге чараның максаты - укучылар белән яшүсмерләрнең шәхси куркынычсызлыгы тәэмин итү турында сөйләшү, укучыларны «хаталар», «хокук бозу», «җинаять» төшенчәләре белән таныштыру.

- «Әйдә танышыйк» уены  эмоциональ киеренкелекне бетереп, аудитория белән яхшырак танышырга ярдәм итте. Аннан соң балаларга “Притча о гвоздях” дигән гыйбрәтле хикәяне тыңлап, кешегә берәр начар сүз әйткәндә, аның кеше күңелендә кадак кадлагандай эз калдыруы турында нәтиҗә ясадылар, - ди  социаль психолог Елена Тимофеева.

Чара ахырында укучылар яшүсмерләр кылган җинаятьләр һәм алар өчен җәза төрләре турында видеоролик карадылар. Социаль педагог һәм психолог укучылар белән рефлексия үткәрде, һәр кешенең үз гамәлләре өчен җаваплы булуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев