Зәйдә өлкәннәр өчен яңа урын барлыкка килде
Яңалыклар

Зәйдә өлкәннәр өчен яңа урын барлыкка килде

Зәйнең «Дуслык» яшьләр үзәгендә сынлы сәнгать арт-студиясе ачылды.

 "Иҗатка адым" дип аталган студиядә барлык теләүчеләр өчен рәсем дәресләре уздырыла. Профессионал җитәкчелегендә монда композиция нигезләре һәм аның төзелеше турында белергә, төрле сәнгать техникасын үзләштерергә, рәсем сәнгатен һәм графиканы өйрәнергә мөмкин булачак.
4 майда беренче мастер-класс узды. Ул популяр рәсем техникасы скетчинг белән танышудан башланды. Бу үз-үзеңне белдерү иреге: импровизация, җиңеллек.

-Мин рәсем ясый белмим дигән ышану сезне еллар буе иҗат шатлыгыннан мәхрүм итә ала һәм бу бөтенләй нигезсез. Сезне өлкәннәр өчен бушлай сәнгать курсларына чакырабыз, иҗат өчен кирәкле әйберләр биреләчәк. Дәресләр атнаның һәр сишәмбе, пәнҗешәмбесендә кичке сәгать 6да уза, - ди район яшьләр эшләре идарәсе белгече Ләйсән Кулеева.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән


Нет комментариев