Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә өлкән буын энергетиклар өчен бәйрәм оештырылды

Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәрнең “Энергетик” Мәдәният сараенда ветеран энергетикларны хөрмәтләделәр. Алар өчен мәдәният сараеның иҗат коллективлары матур концерт программасы тәкъдим итте. Сәхнәдән «көмеш» буынның һәрбер вәкиленә таныш булган һәм алар яраткан популяр җырлар яңгырады, алар яшьлек истәлекләрен искә төшерделәр.

 Концерт иҗади блокларга бүленгән иде, аларның һәрберсе төрле чорларга һәм халык традицияләренә һәм, әлбәттә, иң истәлекле датага – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Татарстанның атказанган хезмәткәре, танылган хореограф Лидия Нестягина җитәкчелегендәге «Заиночки» бию коллективы чыгышын тамашачылар аеруча мул алкышларга күмде. Әлеге  коллективта Зәй ГРЭСында хезмәт куючы  ике хатын-кыз да бии.
Бу чара станция энергетикларының өлкән буынына зур игътибар һәм рәхмәт билгесе булды.
Зәй ГРЭСы коллективы “Энергетик” Мәдәният сарае җитәкчелегенә һәм иҗат коллективларына  рәхмәт белдерә. «Горячие сердца», «Злато», «Русская душа», «Адымнар» вокаль ансамбльләре, «Азаль», «Мирас», «Улыбка», «Каприз», «Легенда», «Счастье» балалар вокаль һәм бию коллективлары, әлбәттә инде, легендар «Заиночки» хезмәт ветераннары коллективы бу көнне бәйрәм концертын үз талантлары белән бизәделәр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев