Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә “Минем ишегалды лагере”ның кышкы сменасында 200дән артык бала ял итте

Кышкы каникулларда - 4-12 гыйнварда Зәйдә “Минем ишегалды лагере” проекты кысаларында “Легендалар 17” педагогик отряды 10 мәйданчыкта балаларның ялын оештырды. Аларда 200дән артык бала ял итте, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре идарәсеннән.

Балалар өчен көн саен иҗади биремнәр, квестлар, флешмоблар һәм тематик уеннар оештырылды. Отрядлар шулай ук үзәк китапханәсендә узган чараларда катнаштылар.

Сменаны тантаналы төстә ябу Ринат Фәрдиев исемендәге паркта узды. Чара барышында проект аниматорлары «Шрек» мультфильмыннан балаларның яраткан персонажлары образларында иде, балалар аларны тотарга һәм баллар җыярга тиеш булды.

-"Минем ишегалды лагере" проекты - балалар өчен өйдән читкә китмичә ял атмосферасын тою, вакытны файдалы үткәрү, шулай ук яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек. Мәйданчыкларда тәҗрибәле аниматорлар хезмәт куя. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект һөнәри юнәлеш бирүче әһәмияткә ия һәм яшүсмерләргә үзләрен педагог ролендә сынап карау мөмкинлеге бирә, ә бу киләчәктә һөнәр сайлауда мөһим. Проектны тәмамлаучыларның күбесе тормышларын педагогик эшчәнлек белән бәйләп, педагогик белем бирү учреждениеләренә укырга керде, - ди Зәй  студентлар отрядлары штабы командиры Аделия Борһанова.

Проект беренче тапкыр гына грант ярдәме алмый һәм быел лагерь эшчәнлеген «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның 550000 сум күләмендә откан гранты хисабына гамәлгә ашырыла.

Шулай ук быел “Минем ишегалды лагере” проекты Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 1 миллион сум күләмендә грант ярдәме алды һәм Татарстан Республикасының 5 районын колачлый.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев