Муниципаль сатып алуларның нәтиҗәлелеге бер елга 9,5 миллион сумлык бюджет акчаларын экономияләргә мөмкинлек биргән.
Бүген — 5 июльдә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә районда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция күренешләрен профилактикалау, шул исәптән түләүле хезмәтләр күрсәткәндә коррупциячел гамәлләргә урын калдырмау буенча үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов сөйләде. Бюджет-финанс палатасы рәисе Павел Байрашев бюджет акчаларын максатчан һәм рациональ куллану буенча финанс контролен гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады. Ә район башкарма комитеты тарафыннан кече һәм урта бизнес субъектларының эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә ярдәм күрсәтү чаралары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Марат Хәбибуллин таныштырды. Яшьләр арасында коррупциячел гамәлләрнең тискәре булуын аңлату белән шөгыльләнүче волонтерлар эшчәнлеге хакында район яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Ростислав Аладышкин бәян итте.
Пациентларның электрон медицина карталарын гамәлгә кертү, түләүле хезмәтләр бүлеген оештыру, килешүләргә һәм оештыру документларына үзгәрешләр кертү, шулай ук башка чаралар районның төп медицина учреждениесендә коррупция фактларын һәм законсыз гамәлләргә омтылуны булдырмаска мөмкинлек биргән. Бюджет акчаларын максатчан һәм рациональ куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча муниципаль учреждениеләргә хилафлыкларны бетерү турында 7 күрсәтмә җибәрелгән. Кагыйдә бозулар нигездә регламентларга кагыла. Тикшерү материаллары Зәй прокуратурасына җибәрелгән. Районда муниципаль ихтыяҗлар өчен барлык сатып алулар электрон сатулар аша һәм конкурс нигезендә генә башкарыла. Муниципаль сатып алуларның нәтиҗәлелеге елына 9,5 миллион сумлык бюджет акчасын экономияләргә мөмкинлек биргән.
— Хисап палатасы аудитлары, бюджет үтәлешен планлы тикшерүләр күрсәткәнчә, хилафлыклар елдан — ел кими бара, димәк, районның барлык учреждениеләре заманча шартларда нәтиҗәле эшләргә өйрәнгән, — дип йомгаклады утырыш эшен комиссия рәисе Разиф Кәримов.
Нет комментариев