15 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче ир-егет үги әтисенең әнисенә пычак белән кадавы турында хәбәр итә.
Алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда үзара низаг чыга. Зыян күргән хатын-кыз район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә салына.
“Хатынына үтерү белән янаучы ир-ат элек тә хөкемгә тартылган. Аңа карата җинаять эше ачылды, тикшерү эшләре бара”,- дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.
Фото шәхси архивтан
Нет комментариев