Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу узды

Бүген Зәй районы җитәкчелеге, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма вәкилләре махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга килгән якташларыбыз белән очраштылар.

Очрашуны бер минут тынлык белән башладылар, тынычлык һәм азатлык өчен һәлак булган якташларны искә алдылар. Аннан соң район башлыгы Разиф Кәримов сүз алып, егетләргә Ватанны саклаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәтнең ничек үтүе, шартлар, аларның сораулары һәм теләкләре белән кызыксынды.
“Барыгызны да исән-сау күрүемә шатмын", - дип сәламләде ул аларны.

Очрашуда шулай ук, бөтен район катнаша торган гуманитар ярдәм эшен дәвам итү турында сөйләделәр, язгы кыр эшләренең барышы, икътисади вәзгыят белән таныштырдылар.

“Һәркемнең үз фронты бар, шуны белегез: мондагылар сезнең өчен бар ярдәмне оештырырга әзерләр, нык булыгыз", - дип ассызыклады җитәкчеләр.
Геройлар белән очрашуга килгән мәктәп укучылары исә солдатларга хатлар алып килгән иделәр.

Хатларда алар үзләре, хыяллары, мәктәп тормышы турында сөйлиләр, хәрбиләргә рәхмәт белдереп, Җиңү белән тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телиләр. Бу традиция Бөек Ватан сугышыннан башлангыч алган, ул вакытта хат солдат өчен шатлыклы хәбәр була, аңа көч бирә. Балаларның теләкләре хәзер дә һичшиксез илебез сагындагыларның рухын күтәрер, аларга уңай энергия һәм оптимизм бирер.

Хәрбиләр белән аралашудан аларның Җиңүгә омтылышларын күрү уңай тәэсирләр калдырды.

Фотолар Зәй муниципаль районы матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев