Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.
25 апрельдә Зәйдә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
Бу көннән башлап 9 майга кадәр волонтерлар шәһәребез урамнарында, мәйданчыкларында һәм скверларында бәйрәм тасмаларын тарата. Тасмалар белән бергә волонтерлар лентаны дөрес йөртү буенча киңәшләр дә бирә.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән
Нет комментариев