Зәйдә электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр
Яңалыклар

Зәйдә электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Зәйдә узган район икътисади советы утырышында районны электр белән тәэмин итү эшчәнлеге мәсьәләсе каралды. Утырышны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды.

Фикер алышулар барышында район электр челтәре оешмасы җитәкчесе Олег Лукин агымдагы елның алты ае эшчәнлеге буенча хисап тотты, алдагы планнар белән таныштырды. 
Разиф Галиевич электр челтәрендә  төзекләндерү эшләрен көчәнеш астында башкару эше белән кызыксынды. Оешма өчен булачак кадрлар әзерләүче профильле уку йортлары, шул исәптән Зәйнең политехник көллият базасындагы көчәнеш астында эшләүчеләр әзерләү үзәге белән хезмәттәшлек итү буенча үз тәкъдимнәрен бирде. Икътисади совет әгъзалары үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. 

Фото район муниципаль сайтыннан.
 


Нет комментариев