Зәйдә чыгарылыш сыйныф укучыларының 8 алтын медаль иясе шәһәрнең 6нчы мәктәбен тәмамлый
Бүген мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре. Районыбыз белем йортларында да бу дулкынландыргыч мизгелләр күркәм төстә үтте.
Район башлыгы Разиф Кәримов унберенчеләргә изге теләкләр юллау, өлгергәнлек аттестатлары тапшыру өчен шәһәрнең 6нчы мәктәбенә килде. Биредә быел мәктәпне 26 укучы тәмамлый, шуларның 8е алтын медаль ияләре.
— Районыбызда быел унберенчене 133 укучы тәмамлый. Шәһәребезнең 6нчы мәктәбе исә иң өлгерешле белем йортларыбызның берсе. Биредә фән олимпиадалары җиңүчеләре дә, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тәмамлаучылар да булып тора. Без сезне укудагы кебек тырыш яшьләребез буларак киләчәктә туган төбәгебезнең икътисадын күтәрүчеләр итеп көтеп калабыз, — диде Разиф Галиевич чыгарылышларга мөрәҗәгать итеп.
Мәктәп директоры Вәсилә Исрафилова да укучыларга иң изге теләкләрен юллады, мәктәп ишекләренең алар өчен һәрвакыт ачык булуын белдерде.
6нчы мәктәп укучылары быел да яхшы билгеләргә имтиханнар тапшыруы белән билгеле. Араларыннан Таисия Конюхова рус теленнән 97 балл җыйган.
Чыгарылыш кичәсенә килгән әти-әниләр балалары белән чын күңелдән горурланып утырды. Александр Хохлушин мәсәлән, улы Артурның мәктәпне алтын медальгә тәмамлануына куануын әйтте. Аларның олы улы да шушы мәктәпне медальгә тәмамлаган. Әти кеше мәктәпнең белем бирү сыйфатын югары бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев