Зәйдә бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков өендә республика Рәисе һәм шәһәр депутаты өчен тавыш бирде.
Күчмә сайлау урнасы белән аның өенә участок саулау әгъзалары килде.
-Мин гражданлык бурычымны яшь буынның матур киләчәге өчен бирәм. Илләребез тыныч, ил, республика, район икътисады гөрләп алга барсын, - диде ветеран.

Леонид Яковлевич әле август уртасында гына 102 яшен билгеләп үтте. Ул республикабыз, туган төбәге өчен җан атып яши.
Нет комментариев