“Кәгазьгә – икенче тормыш” экологик акциясе кысаларында бу көннәрдә Зәй мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр макулатура җыю белән мәшгульләр.
27 марттан алып 6нчы апрельгә кадәр Зәйнең “Кызыл калфак” балалар бакчасы сабыйлары мәсәлән, 215 килограмм макулатура җыйганнар.
Акциянең максаты - табигый ресурсларны икенчел куллануга кертү мөһимлеген яшь буынга аңлату, аларны табигать байлыгын сакларга өйрәтү.
Балаларның игътибарын әлеге акциягә җәлеп итү очраклы түгел, соңгы вакытта әйләнә-тирә мохитнең чүп-чар белән пычрануы турында бик күп сөйләнелә. Макулатураны икенчел эшкәртүгә тапшырып, чүплекләр барлыкка килүгә юл куймаска, табигый ресурсларны шактый экономияләргә мөмкин.
Акцияне уздырыр алдыннан педагоглар балалар һәм ата-аналар белән зур аңлату эше алып баралар, ул макулатура җыюны мотивацияләүгә юнәлдерелгән. Әңгәмәләр, хикәяләр, күзәтүләр, презентацияләр вакытында балалар кәгазьнең кайдан һәм ничек барлыкка килүен, кайда кулланылуы турында беләләр. Иң мөһиме-кәгазьне күп тапкыр кулланып, агачларны саклап калырга мөмкин икәнен аңлыйлар. “Кызыл калфак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә моңа төшенеп, макулатура җыюда әти-әниләре белән бергәләп актив катнаштылар. Алар 215 килограмм кәгазьне икенчел эшкәртүгә озаттылар.
Фото "Кызыл калфак" балалар бакчасыннан
Нет комментариев