Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балалар велосипедларының төзеклеге игътибар үзәгендә

Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары, “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге вәкилләре белән берлектә мәктәп яны лагерьларына килеп велосипедларга техник күзәтү үткәрүне дәвам итәләр.

Шундый чара бүген 5нче мәктәп, Якты Күл, Түбән Биш авыллары белем йортлары ишегалларында узды. Аларда велосипедларның төзеклеге, тормоз системасының нормаль эшләве, яктылыкны кире кайтаручы элементларның булуы күзәтелде.

«Балалар мәктәп яны лагерьларына велосипедларда килергә яраталар. Ә аларның юлларда имин йөрүе бик мөһим. Шуңа да без лагерьларга килеп аларның төзеклеген карыйбыз, балаларга велосипедларда йөрү кагыйдәләрен искәртәбез», — ди фондның район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев