Зәй кызы туган көнендә беренче тапкыр тавыш бирде
Яңалыклар

Зәй кызы туган көнендә беренче тапкыр тавыш бирде

Зәйдә сайлау участогына Хафизовлар гаиләсе тулы составта килде. 6 нчы мәктәпне тәмамлаган Диләрә Хафизова өчен бу көн икеләтә үзенчәлекле булды: кичә 19 сентябьдә аңа 18 яшь тулды, һәм ул беренче тапкыр сайлауларда катнашты.

Диләрә Казан федераль университетына, халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтына укырга кергән. Туган шәһәренә ул әти — әнисе Лилия Кавилевна һәм Рәмис Рәфис улы белән илнең киләчәген сайларга килгән.

«Бу көн минем өчен икеләтә куанычлы, чөнки бу минем беренче сайлауларым һәм бүген минем 18 яшем  тулган көнем», — дип уртаклашты Диләрә.

Сайлау участогының туган мәктәбендә булуы да сөенечле Диләрә өчен. Ул укытучылары белән дә очрашып, югары уку йортындагы хәлләр белән дә уртаклашты. Аны мәктәп директоры Ләйсән Юнысова куанып каршы алды.

Сайлау участогында укучы укытучысы белән очрашты
Сайлау участогында укучы укытучысы белән очрашты

Хафизовлар гаиләсе тавыш бирүдә катнашу алар өчен мөһим традиция һәм гражданлык бурычы булуын билгеләп үтте.


Нет комментариев