Дүрт-Мунчадан Гөлбахар Димитриева фронтка ярдәм итә
Яңалыклар

Дүрт-Мунчадан Гөлбахар Димитриева фронтка ярдәм итә

Дүрт-Мунча җирлегендә «Көзге игелек” акциясе кысаларында бик күп игелекле эшләр башкарыла

16 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Көзге игелек атнасы» акциясе уза. Дүрт-Мунча авыл җирлегендә дә акциягә кушылучылар актив кушылдылар. Аларның берсе - Кабан-Бастрык авылыннан Гөлбахар Димитриева.

Гөлбахар ханым  — гаилә җылысын саклаучы: өч баласының яраткан әнисе,  кайгыртучан хатын һәм килен. 30 елдан артык ул каенанасы белән тату һәм дус яши.  Хуҗалык мәшәкатьләре, бакчада эшләү һәм умарталарны карау арасында ул һәрвакыт башкаларга игелекле эшләр кылыр өчен вакыт таба.

Ул җирлекнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша, ә ярдәм кирәк булганда беренче булып ярдәмгә килә. “Көзге игелек” акциясе кысаларында Гөлбахар ханым Дүрт-Мунча мәдәният йортына хәрби зонада аеруча кирәкле әйберләрне - бал, җылы оекбашлар, перчаткалар һәм  финанс ярдәме алып килде. Авыл мәдәният йортында фронтка маскировка челтәрләре үрәләр. Гөлбахар ханым китергән әйберләр барысы да маскировка челтәрләре белән хәрби зонага җибәреләчәк. 

Ә тагын Гөлбахар Димитриева волонтерларны бал белән сыйлап,  һәркайсына игелекле эшләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. 

  • Фото мәдәният йортыннан.

Нет комментариев