Яңалыклар

Зәй районында төзекләндерү эшләрен тиз срокларда төгәлләү буенча йөкләмәләр бирелде

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә эшче төркем капиталь ремонт, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре алып барыла торган объектларны карады

Күзәтү Бохарай авылының Мәктәп урамы, Иске Зәйдәге Толстой урамы урам-юл челтәренә капиталь ремонт ясау барышын караудан башланды. Иске Зәй мәчетен төзекләндерү буенча киңәшмә үткәрелде.

Аксар авылында урам юлын ремонтлау, янгын гидрантлары урнаштыру, урамнарны яктырту һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерү эшләрен карадылар. 

Югары Шепкә авылында юл, почта бүлекчәсен ремонтлау, көнкүреш калдыгын туплау өчен мәйданчыклар урнаштыру турында да фикерләштеләр. Зәй шәһәре Заречный урамы 20нче йорт һәм Комсомол урамы 73нче йортлардагы күпфатирлы йортларны төзекләндерү барышын күзәттеләр. Ятим балалар өчен 8 фатирлы торак йортлар төзү процессын күзәтү дә көн үзәгендә булды. Зәй – Югары Уратма – Ширәмәт автомобиль юлын капиталь ремонтлау буенча эшләр барланды.

Соңыннан район башлыгы 1436, 1437, 1438, 1439 нчы участок сайлау комиссияләренең әзерлеген татар гимназиясенә һәм 4нче мәктәпкә кереп шәхсән тикшерде. Тикшерү йомгаклары буенча җаваплы затларга кисәтүләрне бетерү һәм эшләрне башкару срокларын үтәү буенча йөкләмәләр бирелде.


Нет комментариев