Николайның Ватанны саклау юлы: «Повестка килмәсә дә, читтә калмасам идем»
Безнең геройлар

Николайның Ватанны саклау юлы: «Повестка килмәсә дә, читтә калмасам идем»

Иске Тәкмәк авылы егете Николай мобилизациягә кадәр үк хәрби хезмәт юлын сайлый: армия хезмәтеннән соң контрактка кул куя һәм ике ел Алтай краенда хезмәт итә.

Мобилизация башлангач, аңа повестка килә.

-Әгәр повестка килмәсә дә, мин барыбер үзем барыр, читтә калмас идем”, - ди ул.

Фронттагы көчле рух

Егет Херсон юнәлешендә пулеметчы булып хезмәт итә. Хәрби зонада “Зайчик” позывноен йөртә. Николайга хәрби бурыч төшенчәсе балачактан ук аның өчен яхшы таныш. Әтисе дә Ватан алдында хәрби бурычын үтәгән.

Фронтта Николай авыр яралана - кулы һәм аркасы зыян күрә, ләкин тернәкләнүгә, хәрби бурычын үтәвен дәвам итә. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен медальләр белән бүләкләнгән. Николай белән бер ротада Зәйдән биш егет хезмәт итә, якташларның бергә булуы бердәм команда булып калырга ярдәм итә.

автор фотосы, ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу
автор фотосы, ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу

Авылдашларның ныклы ярдәме

Бу көннәрдә Николай туган якка кыска вакытлы ялга кайтты. Егет өчен туган якта һәр ял - кадерле вакыт: бу - туганнары белән очрашу, таныш урыннарда йөрү, әти-әнигә хуҗалык эшләрендә булышу.

-Безгә Зәйдән гуманитар ярдәм килә. Авылдашлардан исемле посылкалар җибәрә. Рәмхәт моның өчен. Безгә анда иң кирәкле әйберләр – дымлы салфеткалар, газ баллоннары, - ди Николай.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәтенең мәгънәсе турында Николай болай дип белдерде: "Горурлык. Чөнки газиз Ватаныңны яклыйсың".


Нет комментариев