Зәй ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның биш аенда 67 балага туу турында таныклык бирелгән. Шуларның 36сы – малай, ә 31е – кыз бала.
Статистика күрсәткәнчә, беренче балалары туган гаиләләр күпчелекне тәшкил итә. 29 бала – гаиләдә беренче, 17се – икенче, 15е – өченче, 6сы дүртенче һәм аннан соңгы бала булып туганнар.
Малайларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары – Әмир, Тимур, Мирон, Марк, кызлар арасында – Әминә, Ясминә, София, Айлин.
Биш ай эчендә районда 36 пар законлы төстә никахларын теркәгән, 47 пар аерылышкан. 324 кеше бакыйлыкка күчкән.
Нет комментариев