Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй сусаклагычына балыклар җибәрелде

Зәй ГРЭСы хезмәткәрләре “Зәй балык хуҗалыгы” оешмасы вәкилләре белән бергәләп Зәй сусаклагычына балыклар җибәрделәр.

Әлеге мөһим чара сусаклагычта балыклар үрчетү максатын күздә тотып эшләнде. Барлыгы 1382 данә бәләкәй киң маңгай балыгы (толстолобик) суга җибәрелде. 

“Балыклар  инде шактый зур, берсе  25 грамм чамасы тәшкил итә. Димәк, аларның яңа мохиткә ияләшү шансы зур. Шулай итеп, без хуҗалык эшчәнлегебезнең су биоресурсларына зыян китермәвен, ә киресенчә табигатьне кайгырту, әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертүен күз уңында тотабыз. Балыклар су объектын чиста тотарга ярдәм итәр дип исәплибез”, - диләр ГРЭС хезмәткәрләре. 

Чара Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе контролендә, барлык нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәп башкарылды.


Фотолар ГРЭСның ТГ каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев