Зәй студенты үзен Түбән Новгородта үткән чемпионатта сынады
Яңалыклар

Зәй студенты үзен Түбән Новгородта үткән чемпионатта сынады

22 - 23 майда Түбән Новгородта азык-төлек технологияләре һәм дизайн институты мәйданчыгында «Икмәк-күмәч эшләнмәләре пешерү» компетенциясе буенча Абилимпикс милли чемпионатының сайлап алу этабы узды.

Чемпионат «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында оештырылды. Ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән, шул исәптән Курган өлкәсеннән, Мордовиядән,  Ханты-Мансийск-Югра округыннан вәкилләр катнашты.

Мәртәбәле бәйгедә Зәй политехника көллияте студенты Азалина Сәйфуллина үзен сынады. Ул ярышларга остазы Ирина Иванова белән барды.
Конкурс 4,5 сәгать дәвам итте, бу вакыт эчендә катнашучыларга “Кукис” десерты, горчица ипие,  чиабатта әзерләргә кирәк иде. 

Азалина алдынгы урыннар яуламаса да, аның инде сайлап алу чемпионатында катнашуы үзе зур мәртәбә. Без аңа уңышлар телибез.

фотолар уку йортыннан.


Нет комментариев