Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 29 майдан 4 июньгә кадәр тәмәкедән баш тарту атналыгын игълан итте.
Бу чорда Зәй мәгариф учреждениеләрендә никотинлы продукциянең зыяны турында профилактик чаралар һәм әңгәмәләр үткәрелә. Кичә Зәй политехник көллияте студентлары “Яшь организм өчен тәмәкенең зыяны” дигән темага лекция тыңладылар. Балалар белән әңгәмәне район үзәк дәваханәсе фельдшеры Юлия Кузьмина үткәрде.
- Никотинлы продуктлар яшь организмга аеруча зыянлы. Аңа бәйлелек шулкадәр көчле ки, күпләр тәмәке тартуны ташлый алмый. Шул ук вакытта тәмәке тарту онкология авырулары, күрү һәм ишетү сәләтен югалту, хроник бронхит, йөрәк авырулары, теш эмале җимерелү, ашказаны-эчәк юлы авырулары, инсульт һәм башка күп кенә авыруларга китерә ала. Никотинга бәйлелек гомерне берничә елга кыскарта, - диде чыгышында фельдшер Юлия Кузьмина.
Ул укучыларның сорауларына җавап бирде һәм электрон тәмәке азрак зарарлы дигән уйдырманың дөрес булмавы турыда ассызыклады. Чынлыкта исә никотинлы теләсә нинди продукция бәйлелек тудыра. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча никотинга бәйлелек халыкара классификациягә кертелгән авыру булып тора.
Нет комментариев