Зәй спортчылары Марий Эль Республикасы автомобиль узышларында Кубокка ия булды
Яңалыклар

Зәй спортчылары Марий Эль Республикасы автомобиль узышларында Кубокка ия булды

Марсель Миңнеханов, Александр Шарипов, Эдуард Фаттахов, Никита Ченцов экипажлары мәртәбәле ярышлада җиңү яулады.

Бүген яшьләр көнендә Йошкар-Олада Марий Эль Республикасы Кубогына "Партизанские тропы" дип аталган трофи-рейд автобомиль ярышлары үтте. Анда төрле категорияләрдә Татарстан данын яклап Зәй, Чаллы егетләреннән торган өч команда катнашты. Нәтиҗәдә Зәй спортчысы Марсель Миңнеханов (пилот), Чаллы спортчысы Александр Шарипов (штурман) командасы үз категориясендә  8 экипаж арасында җиңү яулап Кубокка ия булды. 
- Ярыш трассасы шактый катлаулы сазлыклы урыннар аша үтте. Шулай да без сынатмадык, мондый ярышларда тәҗрибәбез бар иде, - диде Марсель Миңнеханов. 
Ә икенче Зәй командасы Эдуард Фаттахов (пилот), Никита Ченцов (штурман) экипажы үз категориясендә икенче урын алуга иреште. 

Ярышларда гомүмән 38 экипаж илнең алты регионыннан катнашкан. 
Егетләрне зур җиңүләре белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин тәбрик итте. 
- Зәебез данын Татарстаннан читтә оештырылган зур ярышларда яклавыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да уңышлар сезгә, - диде ул спортчы егетләрнең кулын кысып.

Ярыш вакытыннан фотолар спортчы егетләрдән. 


Нет комментариев