Зәй районында узган ел бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар саны арткан
Яңалыклар

Зәй районында узган ел бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар саны арткан

Кичә Зәй муниципаль районында санитар-эпидемиологик иминлек буенча комиссия утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.

Эмиль  Эдуардович утырышта катнашучыларга мәкерле авыру - бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы турында искәртте.

- Инфекциянең чыганагы булып вак кимерүчеләр - тычканнар тора. Алар кырларда, урман зонасында яши, дачаларга һәм хәтта йортларга да керә. Димәк, риск зонасына урман, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм башкалар карый. Инфекция куркынычы яз көне арта. Алда санитар икеайлык, ял-сәламәтләндерү лагерьларында балалар ялы, кырларда авыл хуҗалыгы эшләре тора. Кызганычка каршы, әлеге чирдән прививка юк, шуңа күрә профилактика эшен һәм биналарны санитар эшкәртүне тиешле дәрәҗәдә үткәрү мөһим, - диде ул чыгышында.

Зәй районында бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы буенча “Роспотребнадзор”ның Татарстан  буенча идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин доклад белән чыгыш ясады.


- Әгәр 2021 елда районда бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыруның бер генә очрагы теркәлгән булса, узган ел 17 очрак ачыкланды. Авыру йоктыручыларның  1се -  мәктәп укучысы, 3се - авыл хуҗалыгы, 2шәре - транспорт предприятиесе, җитештерү тармагы, сәламәтләндерү учреждениесе хезмәткәр
ләре, пенсионер һәм башкалар. Ике кеше авыруны - урманда, бишесе  бакчада йоктырган. Әлеге вирусны йоктыруда тычканнар сәбәпче һәм күбесенчә эш яшендәгеләр авырый. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшләрен башкаручылар, урман-кырларга чыгучылар әлеге чир турында онытмыйча, саклану чаралары күрсеннәр иде, - дип билгеләп үтте ул чыгышында.

Әлеге вируска каршы махсус вакцина юк, дип билгеләп үтелде утырышта. Шуңа күрә авыру йортка кермәсен өчен кайбер саклану чараларын күрү зарур. Иң беренче чиратта йорт, бакча тирәләрендә кимерүчеләр үрчүгә юл куймау мөһим. Тузанлы эш башкарганда, авыз-борынны капларга, резина перчаткалар киеп эшләргә кирәк.

Беркайчан да юылмаган кул белән ашамагыз, ачык чыганаклардагы суны файдаланмагыз. Ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда саклагыз”, - дип ассызыклады Ринат Насыйбуллин.

 


Нет комментариев