Зәй районы Суык Чишмә авылына - 100 ел
Бүген Суык Чишмә авылы җирлек тарихының истәлекле датасын, йөз еллыгын билгеләп үтә. Матур бәйрәм киң масштабта табигать кочагында уздырыла. Суыкчишмәлеләрне, кунакларны тарихи бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән котлады.
Авылга 1925 елда Чыбыклы авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.
Суык Чишмә авылын һәрвакыт халык телендә курорт урын дип йөрткәннәр. Бу билгеләмә аңа тирә-яктагы урманнарның һәм кырларның матурлыгы, җирле чишмәләрнең һәм торак пункт үзәгендәге буаның чисталыгы, табигать белән гаҗәеп гармониясе өчен бирелгән. Авылның исеме җисеменә туры килә, чыннан да бу урын чишмәләргә бай, төзекләндерелгән “Бояр чишмәсе”, “Бабайлар” чишмәләре мәсәлән, эчә торган су чыганаклары гына түгел, бәлки табигый мирасны кайгырту символына да әверелгән, аларны суыкчишмәлеләр карап,тәртипләп тора.
Гасырлар буена торак пункт, ТАССРның төрле районнары территорияләре составына кертелеп, бүгенге көндә Чыбыклы авыл җирлегенең бер өлеше булып, катлаулы административ үзгәртеп корулар юлын узган авыл.
Күмәкләштерү елларында биредә Бәширов җитәкчелегендә “Элемтә” колхозы оештырыла, соңрак ул эреләндерелгән “Родина” хуҗалыгы составына керә. 1990 нчы еллар аеруча актив үсеш чоры буларак билгеләнә. Монда фермалар гөрләп эшли, ашлык саклагычлар төзелә, авыл клубы ачыла. 2007 елдан авыл “Зәй шикәре” агрофирмасының бер өлеше буларак билгеле.
Авылның демографик тарихы XX гасырның барлык борылышларын чагылдыра:
1926 елда - 250, 1938 елда - 327, 1949 елда - 364, 1958 елда - 391, 1970 елда - 462, 1979 елда - 311, 1989 елда - 185, 2002 елда - 205, 2025 елда 150 кеше яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев