Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районы авыл җирлекләре башлыклары квалификация күтәрү курслары үтә

Бу көннәрдә Казан федераль университетында Татарстанның авыл җирлекләре башлыклары «Авыл территорияләре белән идарә итү стратегиясе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узалар.

Безнең районнан укуларда Баграж, Югары Мәлем, Югары Пәнәче, Гүлкин, Поповка, Сармашбаш, Якты Күл авыл җирлекләре башлыклары катнаша.  

Белем бирү курсы кысаларында ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе вәкиле Сергей Столяровның уртак лекциясе булды. Чара җитәкчеләрне җирле үзидарә турындагы кануннардагы төп үзгәрешләр белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Квалификация күтәрү программасы муниципаль берәмлекләр башлыкларының идарә итү күнекмәләрен камилләштерүгә һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә реформасын нәтиҗәле кертүне тәэмин итүгә йөз тота.

Укулардан соң җирлек башлыкларына Казанның истәлекле урыннарына экскурсияләр дә оештырыла.

фотолар җирлек башлыкларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев