Зәй прокуратурасында эшмәкәрләрне кабул итү көннәре уза
Яңалыклар

Зәй прокуратурасында эшмәкәрләрне кабул итү көннәре уза

Эшмәкәрләрне прокуратура хезмәткәрләре һәр айның беренче сишәмбесендә кабул итә.

Россия Генераль прокуроры боерыгы нигезендә прокуратура органнарында эшмәкәрләрне кабул итү көннәре үткәрелә. Ул һәр айның беренче сишәмбесендә эш сәгате дәвамында башкарыла. Беренче кабул итү 7 февральдә уза. Аннан ел ахырына кадәр һәр айның сишәмбесендә эшмәкәрләр үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар.

Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Зәй шәһәре, Чапаев урамы, 3нче йорт.

Фото шәхси архивтан


Нет комментариев