Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңнары яңгырады

Бүген – 23 майда шәһәр һәм район мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” тантаналары үтте.

 Быел белем бирү йортларын 133 - унберенче, 459 – тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый.
Район башлыгы Разиф Кәримов иртән иртүк шәһәрнең 7нче мәктәбендә булып чыгарылыш сыйныф укучыларына якты теләкләрне җиткерде, педагогларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.


- Мәктәп белән саубуллашып, яңа тормыш башлау һәр кеше тормышында күркәм мизгел ул. Чөнки бу чор өмет-хыяллар, яңа мөмкинлекләр чоры. Укучылар, сез мәктәптә бу тормыш өчен кирәкле зур багажлы булдыгыз, алга таба аннан дөрес һәм нәтиҗәле итеп файдаланыгыз. Бүген сезнең укытучыларыгыз, әти-әниләрегез сезгә зур өметләр белән багалар, аларның өметләрен аклап, үз потенциалыгызны тормышка ашырыгыз, - диде ул.

Аның сүзләрен куәтләп мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, укучыларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләде. 7нче мәктәп директоры Игорь Биканов, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да дәүләт имтиханнары тапшыруга кертелүләрен игълан итте.
Ә соңгы кыңгырауны чыңлату хокукы унберенче сыйныф укучысы Вячеслав Дурмановка һәм беренче сыйныфтан Сабина Асадовага бирелде.

Вячеслав – мәктәпнең әйдәп баручы баскетболисты, ул яшьтәшләре белән бергәләп Зәй районы данын республика ярышларында берничә мәртәбә яклаган егет. Вячеслав алга таба да зур максатчан планнар белән яши.

Шәһәрнең 4нче мәктәбе чыгарылыш сыйныфлары өчен яңгыраган соңгы кыңгырау чыңы да үзенчәлекле булды. Бу уку елында әлеге мәктәпне 20 - унберенче сыйныф, 49 - тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Мәктәптә һәр чыгарылыш өчен “Соңгы кыңгырау” тантаналары аерым үткәрелде. Быелгы чыгарылышларның әти-әниләре кичәгә матур номерлар әзерләп үзенчәлек өстәде. Әти-әниләренең биюләрен, җырларын укучылар мул алкышларга күмде.

- Без дә бүген балаларыбыз белән бергәләп соңгы кыңгырау чыңын тыңлап, үзебезнең мәктәп елларына кайттык. Хәзер алар өчен алда иң мөһим чор – дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты тора. Сынауларны уңышлы үтеп аларга күңелләре кушкан һөнәр сайлап, тормыш ямен татып яшәргә язсын, - диде үз чыгышында тугызынчылар әти-әниләре исеменнән Инзилә Якупова.

- Мәктәбебез тагын бертөркем укучыларга олы тормыш юлына фатиха бирә бүген. Иң мөһиме кайда гына булсагыз да сез илебезнең, республикабызның, туган җирегезнең горурлыгы булырсыз, дип ышанабыз. Мәктәп елларында алган аң-белем, тәрбия гомерегез буе сезне озата барсын. Ак юллар, сезгә!, - диде 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Балалар үзләре дә һәр педагогның алар күңелендә якты эз калдыруын ассызыкладылар, матур иҗади чыгышларын бүләк иттеләр.

Ирина Смирнова, Энҗе Әгъләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев