Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй коллективлары Кытайны яулады

Кытайда узган “Алтын мәйдан” халыкара фестивалендә зәйлеләр яулаган нәтиҗәләрне хәбәр итәбез.

Хәбәр иткәнебезчә, “Энергетик” Мәдәният сараеның легендар коллективлары – “Магия” хореография коллективы, “Злато” вокаль ансамбле, “Заиночки” хезмәт ветераннары ансамбле Кытайда   “Алтын мәйдан-2025” халыкара мәдәният фестивалендә катнашты. 

Бу зур вакыйга Россиянең 30 төбәгеннән 72 коллективны берләштерде, ике ил арасында чын дуслык һәм мәдәният алмашу күпере булды.

Фестивальнең максаты – халык традицияләрен аларның аутентик яңгырашында һәм хәрәкәтендә саклау һәм тәкъдим итү. Безнең артистлар татар һәм рус мәдәниятенең уникаль байлыгын күрсәтте.

Фестивальдә зәйлеләр яулаган җиңүләр белән танышыгыз.

Татьяна Давыдова –  «Халык стилендәге җыр» номинациясендә III дәрәҗә лауреат.
 Илфир Габидуллин –  «Этник эстрада» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.
 “Энергетик” Мәдәният сарае квартеты –  «Автор эшкәртүендә халык җыры» номинациясендә I дәрәҗә лауреат.

«Злато» вокаль ансамбле — «Халык җыры» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.

«Магия» хореография төркеме —“Халык-сәхнә биюе” номинациясендә II дәрәҗә лауреат һәм «Халык биюе. Кече форма"да I дәрәҗә лауреат.

 Эрик Горин – “Халык-сәхнә биюе. Соло” номинациясендә II дәрәҗә лауреат.


Фотолар "Энергетик" Мәдәният сараеннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев