2 июньдә Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханә чираттагы “Укыгыз, зәйлеләр!» күчмә акциясен оештырды.
Таҗетдин Ялчыгол скверында акция кысаларында күргәзмә оештырылды, анда китапханә элекке елларда яздырган вакытлы басмалар, детектив китаплар, маҗаралар, мәхәббәт романнары тәкъдим ителде. Журналлар барлык кызыксынуларга - “Караван историй”, «Вокруг света», «За рулем», «1000 советов», яшүсмерләргә «Ромео и Джульетта»,
“Мне 15” һәм башка журналларны һәм китапларны өйгә алып уку мөмкинлеге тудырылды. “Журналларны уку китаплар кебек үк кызыклы. "Укыгыз, зәйлеләр!” акциясенә 40ка якын кеше килде һәм үзләре өчен күп яңалыклар ачты”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
Фотолар үзәк китапханәдән.
Нет комментариев