Зәй яшьләре хәрбиләргә хатлар яза
Зәйнең “Игелек үзәге”, “Дуслык”, “Яшьлек” яшьләр үзәгендә чираттагы “Солдатка хат” акциясе узды.
Әлеге яшьләр үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр бүгенге көндә Ватаныбыз иминлеген саклаучы абыйларына хатлар яздылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган яклардан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар, яшьләр тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти.

Хатларында алар Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга рәхмәт белдерделәр, алар белән горулануларын, туган якка тизрәк исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Ә хәрбиләр саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә ул хатларны.

“Мондый акцияләрдә катнашу яшьләрдә җаваплылык һәм патриотизм хисе тәрбияли. Без хатларны Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләргә тапшырдык. Хатларны алар чираттагы гуманитар ярдәм белән хәрби зонага җибәрәчәк”, - ди яшьләр эшләре идарәсе белгече Оксана Артюхова.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев