Зәй яшьләре ГТО нормативларын тапшырды
Яңалыклар

Зәй яшьләре ГТО нормативларын тапшырды

28 октябрьдә Зәйнең студентлар хезмәт отрядлары штабы әгъзалары Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО) булуларын дәлилләделәр.


Зәйнең физкультура-сәламәтлек комплексында  штаб әгъзалары ГТО нормативларын тапшырды. 

- Без традицион төстә физик әзерлекне тикшерәбез, спорт белән бергәләп шөгыльләнәбез, - диләр яшьләр. 
Иң башта алар күмәк зарядка ясадылар, аннан соң нормативлар тапшыруга керештеләр. Соңыннан бергәләп флэшмоб биеделәр, кызыклы викторинада катнаштылар. Һәркем оештыручылардан бүләкләр дә алды. 
- Әлбәттә инде ГТО нормативларын иң яхшы тапшыручылар күкрәк билгеләре алачак. Аларны тантаналы төстә тапшыру да оештырылачак, - ди ГТО нормативларын үтәтү өчен җаваплы Регина Волкова. 


Нет комментариев