Зәй эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы 200ләп пенсионерны берләштерә, шуларның өчесе хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге сагында тора.
- Без хәрбиләребез белән элемтәдә торабыз. Аларның берсе күптән түгел генә кыска вакытлы ялга кайтты һәм без аның очрашып сөйләшә алдык. Барыбыз бергә очрашып, хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен аларга кирәк булган мөһим әйберләрне алырга булдык. Безнең бурыч - бу көннәрдә Ватанга хезмәт итүчеләргә ярдәм итү, - ди бүлекнең ветераннар советы рәисе Анатолий Талапин.
Бүген активистлар Яңа шәһәрдә терәк пунктка җыелып, хәрбиләр өчен алган товарларны бергәләп тартмаларга урнаштырдылар. Балалар язган өчпочмаклы хатлар да аларда урын алды.
- Хатлар әле тагын булачак. Балалар хатлары теләсә кемнең кәефен күтәрә һәм бу авыр чорда хәрбиләргә юаныч була ала, - ди Людмила Тибилова.
Хәрбиләргә кыр шартларында иң кирәк булган товарларны җыйганнар. Дымлы салфеткалар да бар алар арасында, газ яндыргычлары һәм баллоннар ризык әзерләү өчен кирәк. Җәйге чорда чебен-черки, бөҗәкләрдән саклану өчен дезинфекция средстволары да алганнар. Әлбәттә, хәрби шартларда жгутлар да кирәк була.
-Без даруханәләрдә жгутлар эзләдек, ләкин бу бик сирәк очрый торган әйбер булып чыкты. Монда безгә табиб, аптекалары булган Илдар Идиятов ярдәм итте. Аңа бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, - ди Анатолий Талапин.
Шулай ук активистлар тартмаларга оекбашлар, татлы күчтәнәч итеп сгущенкалар салганнар. Бу тартмалар Зәйдән махсус хәрби операция уздыру зонасына май башында китәчәк гуманитар ярдәм составында озатылачак.
Нет комментариев