Зәй басуларында эш кайный
Яңалыклар

Зәй басуларында эш кайный

Зәй басу-кырларында урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Район буенча бөртекле культуралар 40 мең гектарга якын мәйданны били, шуның 13 мең гектарында көзге бодай үстерелгән. Бүгенге көндә районның барлык агрофирмаларында да икмәк суктыралар.

«Зәй» агрофирмасы игенчеләре Туңылҗа авылы янындагы басуда көзге бодай уңышын җыю белән мәшгуль. Агрофирма уракка 11 июльдә кереште. Биредә уңыш гектарыннан 42 центнерны күрсәтә. Агрофирма кырларында көзге бодай 4873 гектар мәйданда үстерелгән.

— Елның коры килүенә карамастан, бодай уңышы яхшы булырга охшаган. Кирәкле барлык технологияләрне үтәү, механизаторларның тырыш эш нәтиҗәсе дә ел уңышына зур йогынты ясый. Көзге бодайның тагын да яхшырак урыннары бар. Алар әле өлгереп бетмәгән. Ул басуларда гектарыннан 50 центнер уңыш чыгар дип өметләнәбез, — ди «Зәй» агрофирмасының әйдәүче агрономы Олег Умнов.

Фото Александра Тимофеева

Шунысы куанычлы, комбайн штурвалы артына тәҗрибәле механизаторларга алмашка яшьләр килә, бер тапкыр урып-җыюда катнашкан кешене иген кырлары гел үзенә тартып тора. Алмаз Рәхмәтов икенче елын комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Һөнәре буенча да авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлаган. Казан дәүләт аграр университетында укый. Җәйге ялларын бушка уздырмый — туган ягы кырларында икмәк суктырып, тәҗрибә туплый. Бу эштә аңа зур өметләр багълыйлар. Җиргә, техникага, игенче хезмәтенә мәхәббәт кечкенәдән гаиләдә сеңдерелгән аңа. Әлеге муллыкка үзеннән лаеклы өлеш кертү — яшь комбайнчы өчен намус эше.

Уңыш яхшы булгач — берьюлы икешәр комбайн бункерын бушатырга туктый. Суктырылган ашлыкны ташуда да өзеклекләр юк. Тагылмалы КамАЗ машиналары бер-берсен алыштырып кына тора.

Район буенча бөртекле культуралар 40 мең гектарга якын мәйданны били. Икмәк булса, җыр да була, ди халык. Урып-җыю эшләрен республикада беренчеләрдән булып башлаган зәйлеләр уңыш күләме буенча да алдынгылыкны бирмәс дип ышанабыз.


Нет комментариев