Ходайдан яңгыр телик
Яңалыклар

Ходайдан яңгыр телик

Халыкта менә шундый корылык чорында яңгыр теләү йоласы бар

Быелгы җәй коры килергә охшаган. Инде 40 көнләп явым-төшем булмаган урыннар бар. Хәзер яңгыр бик кирәк. Яздан чәчкән игеннәрнең ныгый торган вакыты, бәрәңгеләр дә яралу алдында. Яңгыр явар кебек болытлар куерып, күк күкрәп, күңелләргә өмет салып йөри дә, әллә кая таралып юкка чыга шул.

Халыкта менә шундый корылык чорында яңгыр теләү йоласы бар. Элек өлкәннәр җыелышып, Ходайдан яңгыр сорап теләкләр теләгәннәр. Татар авылларында намаз укыганнар, “Карга боткасы” пешергәннәр, керәшен авылларында боламык пешерү йоласы бар. Һәр авылның яңгыр теләү буенча үз йоласы бар.

Бәлки бу йоланы бу көннәрдә район авылларында оештыручылар булыр. Әйдәгез әле, әби-бабаларыбыздан калган яңгыр теләү йоласын яңартып, Ходайдан шифалы яңгырлар телик.

Фото Сәвәләй мәдәният йортыннан


Нет комментариев