Узган атнада Зәйдә машина янган
Яңалыклар

Узган атнада Зәйдә машина янган

Узган атнада район янгын күзәтчелеге бүлеге 2 чакыру алган. Шуның берсе ялган чакыру булып чыккан, берсе автомобиль яну белән бәйле.

“Янгын чыгуның сәбәбе - транспорт чарасының системалары, механизмнары һәм узеллары төзек булмау”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары машина йөртүчеләргә  автомобильдән файдалану кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеген искәртә.

Автотранспортта янгыннар еш кына кешенең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Машина төрле сәбәпләр аркасында тиз арада янып китәргә һәм 2-3 минут эчендә янып бетәргә мөмкин. Кайбер очракта  двигательнең отсегында янгын чыгуга ягулык, май яки тосол агу сәбәп була. Двигательнең җылынган детальләренә бензин парлары эләксә, аңа шунда ук ут каба. Күп янгыннар электр үткәргечнең төзексезлеге аркасында чыга. Машина йөртүчеләр, белгечләргә мөрәҗәгать итмичә генә, үз белдекләре белән сигнализация, видеорегистратор урнаштыралар. Бу нәтиҗәдә кыска ялганышка китерә, янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

 “Автомобильгә техник күзәтүне вакытында үтегез, салонда тәмәке тартканда сак булыгыз, ягулык-майлау материалларының агуын сизгәндә, тиз арада бу төзексезлекне бетерегез, ут сүндергеч сатып алганда аның сертификаты һәм паспорты булуын тикшерегез”, -ди  район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.


Нет комментариев