Узган атнада районда сарай белән мунча янган
Яңалыклар

Узган атнада районда сарай белән мунча янган

7 – 17 мартта район янгын күзәтчелеге бүлеге 3 чакыру алган. Шуның берсе – чүп яну, икесе - җитди янгын очрагы.

13 мартта 17 сәгать 44 минутта 88нче янгын сүндерү бүлеге Поручик авылында янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә бер шәхси хуҗалыкта сарай яна. 

“Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән. 

17 мартта 7 сәгать 21 минутта шәһәрдә Заречная урамында бер хуҗалыкта мунча янган. 
“Янгын мичкә якканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле чыккан дип билгеләнә”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән


Нет комментариев