Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Үлемсез полк”: Виталий Акатьев

Виталий Федосеевич 1918 елның 5 февралендә Зәй районы Якты Күл авылында туган.

Әтисе үлгәннән соң, гаиләдә олы малай буларак, бар эш 15 яшьлек Виталий өстендә була. Казанда педагогик белем алгач, Иске Зәйдә укытучы булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башланган вакытта армия хезмәтендә була.

Бөек Ватан сугышында 81нче укчылар дивизиясе 667нче артиллерия полкының штаб батареясе разведка взводында политрук вазифасында хезмәт итә. Берлинга капитан дәрәҗәсендә 301нче укчылар дивизиясе 823нче артиллерия полкының сәяси бүлек буенча дивизион командиры урынбасары вазифасында барып җитә.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен I, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. Шулай ук батыр якташыбыз «Кавказны саклаган өчен», “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "Хәрби хезмәтләре өчен" медальләренә ия була.
Отставкага чыккач, полковник дәрәҗәсендә Волгоград шәһәренең югары уку йортында укыта. Икътисад фәннәре кандидаты.
1990 елда 72 яшендә вафат була. Волгоград шәһәрендә җирләнгән.

Фотолар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев