Туган якның моңлы бер кошы
Майның соңгы көнендә районыбызның Сармашбаш авылында якташыбыз Разим Вәлиуллинны искә алу кичәсе узды. Җылы эчтәлекле чара аның иҗатына мөкиббән булучыларны җыйды.
Шагыйрь һәм композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин 1942 елның 3 гыйнварында районыбызның Кәдек авылында туган. Әлмәт шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетында югары белем ала. Укуны тәмамлагач, юллама белән Лениногорск музыка һәм рәсем педучилищесына эшкә килә, биредә утыз елдан артык яшь буынга музыкаль белем бирә. Бер үк вакытта Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе булып та эшли.
Лениногорскида Разим Вәлиуллин «Чишмә» әдәбият берләшмәсен җитәкли. Ул — күп кенә поэмалар, балладалар, җырлар, лирик һәм публицистик шигырьләр, тәрҗемәләр авторы. 1970 елда яшь шагыйрьнең ике дистәләп шигыре Татарстан китап нәшрияты серия рәвешендә чыгарган «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгына урнаштырыла. Шуннан соң бер-бер артлы дөнья күргән шигъри җыентыклар саны дистәләп була. Моңа өстәп, Разим Вәлиуллин Сергей Есенин, Александр Блок, Анна Ахматова, латыш шагыйре Маркс Чаклайс шигырьләрен, япон шагыйре Исикава Такубокуның дүрт йөзләп кыска шигырьләрен тәрҗемә итеп, аерым китап итеп бастырып чыгара.
Разим Вәлиуллин — бик күп көйләр язган талантлы композитор да. Аның шулай ук хор һәм оркестр өчен язган күләмле музыкаль әсәрләре дә бар.
Менә шундый бөек шәхес хөрмәтенә уздырылган кичәдән туган хисләре, борчулары турында газетабыз битләрендә Кадер авылы китапханәчесе Гөлфия Сөләйманова уртаклаша.
«31 майда Лениногорск шәһәреннән „Чишмә“ иҗат төркеме Разим Вәлиуллинны искә алу кичәсенә килгән иде. Якташыбызны җылы хисләр белән искә алдылар. Кунакларны Кәдек авылында, аның туган нигезендә каршы алдык. Аннан зиарат кылу өчен җирләнгән урынга бардык. Шуннан Разим абыйга багышланган музейга юл тоттык. Музейдагы истәлекләрне, китапларын, фотоларны күреп, аның күплегенә, муллыгына карап сокланырлык. Бу материалларны туплаган, кадерләп торган аның бертуганы Кадрия апага рәхмәтләребезне җиткердек. Шул вакытта зур гына бер мәсьәләләне дә хәл итеп алдылар. Авылда мәктәп ябылу алдында тора икән, шуңа күрә бу музей юкка чыгарга мөмкин дигән фикер белән музейны Лениногорск шәһәренә күчерү турында уйларга булдылар. Монысы минем өчен бик кызганыч...
Аннан барлык кунакларны Сармашбаш мәдәният йортында чәкчәк һәм матур җырлар белән каршы алып, сәхнәдә Разим Вәлиуллинның шигырьләре укылды, җырлары башкарылды, аның турында истәлекләр сөйләнелде. Кичә бик матур үтте. „Чишмә“ иҗат төркеменә безнең якташыбызны шулай матур итеп искә алулары өчен зур рәхмәтләребезне җиткердек. Аларга хәерле юллар теләп озатып калдык».
Бәлки, билгеле шәхеснең музеен үзебездә саклап калып булыр. Моны җитәкчеләр дәрәҗәсендә хәл итәсе иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев