Бүген районда “Тоннель“ операциясе узды.
Операция барышында юл йөрү кагыйдәсен бозган 16 машина йөртүче ачыкланган. Аларның 4се номеры укылышсыз машина белән идарә иткән. Ә 1се техник яктан төзек булмаган машина белән идарә иткән өчен, 7сенең иминият таныклыгы булмаган, дүрт машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән.
Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез, ди ЮХИДИ инспекторлары.
Фото ЮХИДИ идарәсеннән.
Нет комментариев